Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген меңләгән чаллылы «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узучы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы парадка җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Башта шәһәр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, кадетлар, 1нче Пост укучылары Хәтер вахтасын күтәреп бардылар.

Мемориаль комплекс каршындагы мәйданга тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын, Җиңү байрагын, Чаллы шәһәре флагын алып чыктылар.

Парадның әзерлеге турында рапорт белән Яр Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Рәшит Ильясов чыгыш ясады.

Наил Мәһдиев парадны кабул итте һәм котлау сүзендә: "74 ел элек кешелек тарихында иң каты канкойгыч сугыш тәмамланды. Совет халкы, гадәттән тыш сынаулар аша үтеп, 27 миллион улын һәм кызын югалтып, Берлинга барып җиткән һәм җиңелгән Рейхстаг өстенә Җиңү Байрагын кадаган. Фашистларны тар-мар иткәнчегә кадәр бу дүрт ел авырту, газаплар, каһарманлык һәм батырлык вакыты була. Бөтен ил фашизмга каршы көрәшкә баса. Кадерле ветераннар! Сез-безнең горурлыгыбыз! Сезнең батырлык Чаллының берничә буынына лаеклы тормыш бүләк итте. Бүген сезнең оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз Ватанга тугрылыклы хезмәт итәләр һәм хәзерге заманның катлаулы таләпләренә намуслы җавап бирәләр. Без сезнең белән горурланабыз һәм бүген бергәләп Бөек Җиңү көнен каршылыйбыз! Җиңүче халыкка Дан! Бөек Җиңү Көне белән!", - дип мөрәҗәгать итте.

Аннары чара парад исәп-хисап хәрәкәте белән дәвам итте, аны традиция буенча Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбенең барабанчылар колоннасы ачты. Алга таба Эчке эшләр министрлыгы идарәсе, Яр Чаллы политехник көллиятенең «Каскад» хәрби-патриотик бүлекчәсе, Федераль янгынга каршы хезмәтнең янгын саклау гарнизоны, кадет мәктәпләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары узды.

Парадта шулай ук 12 хәрби машина катнашты. Чаллылыларга «КАМАЗ» ААҖ, «Ремдизель», «Астейс» оешмаларының хәрби техникасының заманча үрнәкләре күрсәтелде. "КАМАЗ-мастер" командасы машинасы техника колоннасын йомгаклады. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды. Парадта барлыгы 32 мең кеше катнашты.

Пәнҗешәмбе, 9 май 2019, 11:30