Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Дельфин" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр LEN Европа йөзү лигасының синхрон йөзү буенча "Идел ханбикәсе" халыкара турнирында катнаштылар. Ярышлар Самарада 13 яшькә кадәрге һәм 13-15 яшьлек кызлар арасында узды.​ Анда илнең 11 регионыннан 200ләп синхрончы катнашты. Чаллы спортчылары ике яшь категориясендә турнирның абсолют җиңүчеләре булдылар. 13 яшькә кадәрге кызлар арасында төркемнәрдә һәм катнаш программалар буенча команда 1нче урынга лаек булды. Солистлар арасында беренче урынны Александра Тарелова яулады. Дуэтта беренче урынны Сәйфетдинова Арина, Александра Тарелова, икенче урынны Анастасия Рябцева һәм Милана Кичаева алды.

13-15 яшьлек кызлар арасында спортчылар төркем һәм катнаш ярышларда алтын медальләр яулады. Солода Валерия Попова, "алтын" дуэтларында Валерия Попова, Аделина Сәгыйтова, Динара Сәхапова һәм Диана Холкина "көмеш"кә ия булды.


Җомга, 10 май 2019, 09:12