Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген «эшлекле дүшәмбе» вакытында хуҗалык җитәкчеләренә Автозавод районының яңа башлыгын тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча бу урынга элек Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазыйфасын башкарган Винер Харисов билгеләнде.

"Соңгы елларда Винер Хәмит улы җитәкчелегендә мәгариф өлкәсе лидерлар рәтендә булды һәм шулай кала да. Күрсәткечләр яхшы, яхшы команда булдырдык. Автозавод районында да сез актив эшләрсез дип ышанабыз. Кешеләрне тыңларга һәм ишетергә, аларны кайгыртып яшәргә, уртак тел табарга кирәк. Кешеләр сезгә үз борчулары, мәшәкатьләре белән мөрәҗәгать итә. Күпчелек бу проблемалар хәл ителмәгән һәм алар шактый күп. Алар аз булмаячак, сезгә ышандырып әйтә алам", – диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 13 май 2019, 08:24