Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган кышкы спорт сезоны нәтиҗәләре белән "эшлекле дүшәмбе"дә Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов таныштырды. Быел кыш Чаллыда мәктәп этабыннан алып Бөтенроссия дәрәҗәсендәге 150дән артык ярыш һәм төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрелде, анда катнашучыларның гомуми күләме 46 меңнән артык кешене тәшкил итә. Шәһәр халкы күпләп йөри торган объектлар аеруча популярлык казана. Автокалада гомуми белем бирү мәктәпләре каршындагы 33 корт, балалар-яшүсмерләр клублары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшли, аларда 30 мең  кеше булган. 84нче лицей интернат территориясендә кышкы чорда  трибуналар һәм җылытыла торган чишенү бүлмәләре белән универсаль хоккей корты ачылды. Яңа корылма универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы ярдәмендә барлыкка килде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда яшәүче 92 меңнән артык кеше «Медео» күпләп шуу шугалагында булды, узган ел белән чагыштырганда, үсеш 10% тәшкил итә.  Җиңү паркында, Сидоровка, Гренада, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркларында чаңгы трассалары салынды. Яр буе паркының яктыртылган чаңгы трассасы чаллылыларны аеруча җәлеп итте. Спорт инвентаре муниципаль прокатыннан 4500 кеше файдаланган, бу узган ел белән чагыштырганда 25%ка күбрәк. Роман Насрединовның сүзләренә караганда, болар барысы да шәһәр халкының актив, спорт ялына булган ихтыяҗы турында сөйли, моны статистик мәгълүматлар да раслый. 2018 елда даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр 44,5%ны тәшкил иткән.

Кышкы сезонда шәһәр легендар "Кама чаңгы марафоны" флагы астында Татарстанның һәм якын-тирә төбәкләреннән 700 иң көчле чаңгычыны кабул итте. Шул ук вакытта шәһәр ипподромында профессионаллар - Россиядә бердәнбер «Салават Кубогы» хәйрия узышларында, Татарстан Чемпионаты һәм Кубогы этапларында, Россия Кубогы, трек автоузышлар буенча Россия чемпионатында катнашучылар көч сынашты. Автомотоспорт яратучы 12 меңнән артык кеше мавыктыргыч көрәшне күзәтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алты ел эчендә Яр Чаллы шәһәрендә 49 спорт корылмасы төзелгән. 2019 елда әлеге эш дәвам итәчәк, шуның нәтиҗәсендә тагын җиде яңа спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк: 9, 45, 54, 58нче һәм Калкан мәктәпләрендә. Шулай ук «Яр буе» паркында, яктыртылган чаңгы трассасы районында көч тренажерлары һәм 12нче мәктәп территориясендә трибуналы һәм чишенү бүлмәләре булган яңа универсаль хоккей корты пәйда булачак.

Дүшәмбе, 13 май 2019, 08:47