25 мартта Татарстанда Республика гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары, шулай ук 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге сәнгать мәктәпләре арасында «Балалар илне сурәтли» дигән рәсем конкурсы башланды.
Кичә Яр Чаллы "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында рәсем конкурсының җирле сайлап алу туры узды. Иң яхшы эшләр «Балалар илне сурәтли» проекты координаторы, партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Әхнәф Шаһивәлиев, «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм башкалар тарафыннан сайлап алынды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 май 2019, 13:51