Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Кашапова Рәисә Нури кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Кашапова Рәисә Нури кызы Тукай районының Ташкичү авылында туа. Урта мәктәпнең 5нче сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшләгән. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Кашапов Мирзаһит Кашап улына кияүгә чыга. 1957 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп киләләр. Лаеклы ялга чыкканчы Рәисә Нури кызы Кама педагогия институтында эшли. Ире белән бергә дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр, сигез оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Кашапова Рәисә Нури кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләренә ия.

Дүшәмбе, 13 май 2019, 14:21