Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 май көнне  10:00 сәгатьтә Open City отелендә яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык шәһәр конкурсы финал этабы уза. Конкурс яшьләр белән эшләү өлкәсендәге казанышларны демонстрацияләү мәйданчыгы булып тора һәм Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен билгели, ул Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен инновацион үстерүгә һәм модернизацияләүгә, тармакның кадрлар потенциалы һөнәри компетентлыгын һәм осталыгын формалаштыру юлы аша яшьләр белән эшләүнең сыйфатлы яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән.

Беренче сынау апрель ахырында узды, алар РФ һәм ТР Дәүләт яшьләр сәясәтен белүгә тест үткәрү, портфолио конкурсы һәм үзбилгеләнү буенча эшлекле уенны үз эченә алды.

Беренче турның барлык сынауларын уңышлы узган катнашучылар финал этабында катнаштылар. Конкурсның финалы һәм икенче туры ике конкурс сынавын үз эченә ала: визитка конкурсы һәм проектны (программаларны) яклау. Конкурста яшьләр сәясәте учреждениеләренең сигез яшь белгече һәм мәгариф идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече көч сынашачак.

Конкурска йомгак ясау һәм катнашучыларны бүләкләү шул ук көнне, барлык конкурс сынаулары тәмамланганнан соң булачак.

Дүшәмбе, 13 май 2019, 16:48