Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 майда 10:00 сәгатьтә 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбендә Студентлар волейбол лигасы кысаларында волейбол буенча финал уеннары узачак. Егетләр арасында 1-2 урын өчен В. Д. Поташов исемендәге техник көллият – Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы командалары көч сынашачак,  3-4 урын өчен КФУның Яр Чаллы филиалы- Педагогия көллияте көрәшәчәк. Кызлар арасында 1-2 урын өчен Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясе - Педагогия көллияте, 3-4 урын өчен Медицина көллияте - Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы уйнаячак. Моннан тыш, югары уку йортлары студентлары арасында бүләкләү тантанасына КФУның Яр Чаллы институты, Чаллы дәүләт педагогия көллияте һәм КАИның Яр Чаллы филиалы командалары чакырыла. Бүләкләү тантанасы 13:00 сәгатьтә башлана. Судьялар корпусы 11 нче  олимпия резервы спорт мәктәбе укытучыларыннан тора. Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кубоклар, шул исәптән югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасында абсолют чемпионлык өчен күчмә медальләр дә биреләчәк.

 Студентлар волейбол лигасы шәһәрдә 2019 елда  оештырылган, анда командалар әйләнмәле система буенча уйнадылар, ярышлар нәтиҗәләре X студентлар Спартакиадасы исәбенә бара. 

Сишәмбе, 14 май 2019, 08:50