Мы в социальных сетях

Даими комиссияләрнең уртак утырышы шәһәр мэриясендә узды. Депутатларга муниципаль берәмлек бюджеты үтәлеше турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2018 елда шәһәр бюджеты керемнәре 9 млрд 484 млн сум тәшкил иткән. Узган елга үсеш темплары-103,8%. Салым һәм салым булмаган керемнәр 52,3%, бюджетара трансфертлар 47,7% тәшкил иткән. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план 109%ка үтәлгән.

Шул ук вакытта, шәһәр бюджетының салым керемнәренең төп статьясы булып физик затлар кеременә салым тора, аның өлеше үз керемнәренең гомуми күләмендә 47% тәшкил итә һәм 2 млрд 344 млн сум күләмендә керем кергән. Салым буенча план күрсәткечләре 109,5%ка үтәлгән.  2017 елга салымнар үсеше 8% тәшкил итте.

"Без керемнәр салымы буенча контингентны – салым түли торган кешеләр санын арттыру буенча алга киттек. Шәһәрдә салым түләүчеләр 1 878 кешегә артты. Шәһәрдән бизнес качуы турында сөйләшүләр-ул  дөреслеккә туры килми. Шуның хисабына без керемнәр базасын – яңа производстволар ачылу хисабына арттырдык. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары федераль, республика бюджетларына ташламалы салым салу системасы белән барлыкка килде. Өстәмә керемнең бер өлеше хезмәт хакын арттыру хисабына барлыкка килә", – дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Ирина Сәгыйдуллина шулай ук аукционнар һәм сатулар үткәрү нәтиҗәсендә реклама конструкцияләрен, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча 2018 елда шәһәр бюджетына 81 млн сум акча керде, диде. 

«Стационар булмаган объектлар, киосклар һәм реклама конструкцияләре кемнеңдер боерыгы буенча бирелмәде, ә аукционга чыгарылды. Без аларны уйлап чыгармадык, ә тиешенчә башкардык. Кем күбрәк бәя тәкъдим итте, шуңа бирдек. Алырга теләсәң-сатулаш. Шәһәр казнасы да тулылана», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Ирина Сәгыйдуллинаның сүзен куәтләп. - Әлбәттә, канәгатьсезлек күрсәтергә мөмкин, әмма нәтиҗә мөһим. Бу 80 миллион сумга бер балалар бакчасын ремонтлап була».

Спикер шулай ук 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджет үзгәрешләр кертү, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү өлкәсендә шәһәр Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен дә җиткерде. 

Булачак утырышның көн тәртибендә барлыгы 14 мәсьәлә булачак. Шәһәр Советының чираттагы сессиясе 23 майга планлаштырылган.

Сишәмбе, 14 май 2019, 13:57