Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

111 нче җылыүткәргечне ремонтлау белән бәйле рәвештә 24 майга кадәр Беляев проспекты буенча Мәскәү проспектыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәр 1нче автоюлга таба автотранспорт хәрәкәте ябыла. Бу участокта «Татэнерго» АҖ филиалы - Чаллы җылылык челтәрләре юл катламы ачыла башлый. 25 майда юлның әлеге участогында хәрәкәт торгызылачак. Реконструкциянең икенче этабы Беляев проспекты буенча Җиңүнең 40 еллыгы урамыннан Мәскәү проспектына кадәр юл участогына кагылачак. Бу участокта автотранспорт хәрәкәте 25 майдан 5 июньгә кадәр ябык булачак. Машина йөртүчеләрне юлның ябулы участокларын исәпкә алып хәрәкәт маршрутларын сайларга сорыйлар.

Эшләр барышында коллектор плитәләрен демонтажлау, торбаларны, түшәмәләрне алыштыру, кире күмү һәм автомобиль юлына асфальт катламын урнаштыру гамәлгә ашырылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җылылык үткәргечне реконструкцияләү киләсе ягу сезонына әзерлек буенча планлаштырылган чаралар кысаларында үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 23 май 2019, 13:29