Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәхбиева Асия Ибраһим кызы һәм Галиева Фатыйма Фәхретдин кызы 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Юбилярлар Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов та кушылды.

Мөслим районы Тойгелде авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Сәхбиева Асия Ибраһим кызына 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Асия Ибраһим кызы туган авылы колхозында эшли. 1950 елда кияүгә чыга һәм Сарман районының Алга авылына күченә, анда да колхозда эшли. 1974 елда Чаллыга килеп төпләнә, анда пенсиягә чыкканчы, «КамгэсЗЯБ» оешмасында җыештыручы булып хезмәт куя. Асия Ибраһим кызы биш бала тәрбияләп үстергән, 13 оныгы, 19 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының бер баласы бар. Ветеран «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, юбилей даталары медальләренә ия. 

Мамадыш районының Бөрсет-Сукач авылында туган Галиева Фатыйма Фәхретдин кызына 95 яшь. Бөек Ватан сугышы елларында Фатыйма Фәхретдин кызы туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм Мамадыш районының Катмыш авылына күчеп китә. Анда пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. 2001 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Фатыйма Фәхретдин кызы алты бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Юбиляр «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 14 май 2019, 16:00