Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы узды. Очрашуның модераторы булып партиянең җирле сәяси советы әгъзасы, "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары җирле Координация советы рәисе Ася Кислова тора. Очрашуда "Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге" коммерцияле булмаган партнерлыгы башкарма директоры Дмитрий Романов һәм «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры Владимир Чагин катнашты.

"Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, сайлау алды платформасының иң мөһим юнәлешләренең берсе - «Бердәм Россия»нең сайлаучыларны ишетә һәм хөрмәт итә белүе, аларны карарлар кабул итү процессларына кертү. Алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты кандидатларның республика халкы белән очрашуы өчен Татарстанда 100 мәйданчык оештырылган.

ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе 26 майда узачак. Праймериз нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Сишәмбе, 14 май 2019, 16:16