Яр Чаллыда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының финалы узды. Татарстан Республикасында «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Иң яхшы педагог-психолог» номинацияләрендә иң яхшы педагог исеме өчен Чаллының тугыз педагогы көрәште.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны «76нчы гимназия»нең сыйныф җитәкчесе Кристина Коробейникова һәм 34нче мәктәпнең педагог-психологы Ирина Демидова алды. Икенче урында 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Дарья Егупова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 15 май 2019, 08:26