Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Милли курчак" бәйгесе Яр Чаллыда сигезенче тапкыр үткәрелә һәм ел саен күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Автокала территориясендә 85тән артык милләт вәкилләре яши. Һәр милләт һәм халык тел, мәдәниятнең бердәмлеге белән аерылып тора, тормыш рәвеше, мәгариф һәм тәрбиядә дә үз үзенчәлекләре бар.

Әзерлек этабында балалар бакчаларында һәм шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында концерт-лекцияләр, «Халыклар дуслыгы йорты» милли җәмгыять бүлмәләрендә балалар һәм ата-аналар өчен экскурсияләр үткәрелә. Шуннан соң әлеге аудитория арасында конкурска сайлап алу туры үткәрелә. Анда 7-12 яшьлек кызлар берничә номер әзерли:

1) Туган телеңдә үзеңне тәкъдим итү, 2) милли бию фрагменты, 3) туганнары һәм милли җәмгыять әгъзалары белән иҗади номер.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалга чыгучыларга титул бирү белән беррәттән, тасмалар һәм дипломнар, «Милли курчак» шәһәр балалар иҗаты конкурсын оештыручылар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырыла. «Милли курчак» проектын тормышка ашыру дәверендә конкурста 150 кыз катнашкан.

2019 елгы конкурсның финалы 18 май көнне 15:00 сәгатьтә "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында узачак, анда 10 кыз үз халкының мәдәниятен тәкъдим итәчәк.

Чәршәмбе, 15 май 2019, 11:50