Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөгелмәдә "Сәламәтлек-2019" Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабы узды. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын шәһәрнең 18 дәвалау-профилактика оешмасыннан 40тан артык табиб-спортчы тәкъдим итте. Ярышларда КБМҮ хезмәткәрләре дә катнашты.

Чаллылылар белән бергә Казанга финал уеннарына бару хокукы өчен Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама командалары көрәште. Барлык катнашучыларга да ир-атлар һәм хатын-кызлар волейболы, бадминтон, аркан тарту, җиңел атлетика, шахмат, өстәл теннисы кебек дисциплиналарда үз осталыкларын күрсәтергә туры килде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Яр Чаллы табиблары командасы чыкты. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре спартакиадасы финалында үз көчләрен сынап карарга туры киләчәк.

Чәршәмбе, 15 май 2019, 12:21