Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык шәһәр конкурсының финал этабы узды. Финал кунакларын һәм катнашучыларны шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов сәламләде. Ул катнашучыларга уңышлар теләде һәм белгечләргә алып барган эшләре өчен рәхмәт белдерде. 

«Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы яшь хезмәткәр» номинациясендә 1 нче урынны «Заман» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Татьяна Сенцова, 2 нче урынны «Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Руслан Матурин, 3 нче урынны «Шатлык» яшьләр үзәге белгече Данил Исламов алды.

«Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» номинациясендә 1 нче урынга Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге баш белгече Надежда Николаева лаек булды, 2 нче урынны «Спутник» яшүсмерләр үзәге педагог-оештыручысы Светлана Богомолова, 3 нче урынны «Нур» яшьләр үзәге яшьләр белән эшләү белгече Елена Иванова алды.

Шәһәр конкурсы ТР яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм фуршеты белән тәмамланды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы конкурсы Яр Чаллыда яшьләр сәясәтен инновацион үстерүгә һәм модернизацияләүгә, тармакның кадрлар потенциалын һөнәри компетентлыгын һәм осталыгын формалаштыру юлы аша яшьләр белән эшләүнең яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән.

Чәршәмбе, 15 май 2019, 13:29