Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Укучының мәдәни көндәлеге" - Республика мәдәни-белем бирү проекты 2014 елда старт алды. Әлеге проектны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов хуплый.

2018-2019 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты көндәлекләрен Яр Чаллы шәһәренең 1-4 сыйныфларында белем алучы 25 590 меңнән артык укучы алды.

Уку елы дәвамында укучылар үз шәһәрләрендәге  мәдәният учреждениеләренә, Татарстанның башка төбәкләрендәге тарихи урыннарга бардылар. Балалар мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр белән тулыландырдылар, рәсемнәр ясадылар һәм укылган китаплары, музей һәм театрларга барулары, караган кино, концерт һәм спектакльләре турында үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Май аенда тутырылган көндәлекләр мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында үткәрелгән шәһәр конкурсының ике номинациясе буенча катнашты: «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәни ата-ана».

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 май көнне 13:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә узачак. 

Чәршәмбе, 15 май 2019, 14:34