Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Андреевна Попова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Анастасия Андреевна Акташ районының Утяшкино авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең биш сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә эшли: басуларда, чәчүдә. 1947 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1948 елда Себергә күчеп килә, ире шахтада эшли. Туган якларына 1951 елда әйләнеп кайталар. Пенсиягә 15 ел кондитер булып эшләгән "Дружба" рестораныннан чыга. Хәзерге вакытта ветеранның алты оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Анастасия Андреевна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Чәршәмбе, 15 май 2019, 14:31