Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Миннекамал Шакир кызы Мәхмүтова, Нәбилә Хөснулла кызы Нуриева, Салиха Мәүләви кызы Шәйдуллина юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов та кушылды.

Мөслим авылында туган Миңнекамал Шакир кызы Мәхмүтовага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында эшли. Сугыштан соң Миннекамал Шакир кызы кияүгә чыга һәм Чистай шәһәренә күчеп китә, анда ул тегүче һәм «Восток» сәгать заводында җыючы булып эшли. 1970 елда Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы «Лифтреммонтаж» күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. Миннекамал Шакир кызы ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Юбиляр «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Тукай районы Ташкичү авылында туып-үскән Нәбилә Хөснулла кызы Нуриевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Нәбилә Хөснулла кызы Ташкичү авылы колхозында эшли. Сугыштан соң кияүгә чыгып Пермь шәһәренә күчеп китә, анда ЖЭКка эшкә керә. 1964 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы «Камгэсэнергострой» ҖАҖдә эшли. Нәбилә Хөснулла кызы өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Юбиляр «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Баулы районы Исергәп авылында туып-үскән Салиха Мәүләви кызы Шәйдуллина да үзенең 90 яшен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул Исәнгәп авылында колхозда эшли. 1953 елда Салиха Мәүләви кызы кияүгә чыга һәм Баулы шәһәренә күчеп китә. Пенсиягә чыкканчы шунда эшли
. 2009 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Салиха Мәүләви кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медаленә һәм юбилей датасы медальләренә ия.
Чәршәмбе, 15 май 2019, 14:19