Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе 2019-2020 елларда пенсия билгеләнәчәк чаллылыларга (1964 елда туган хатын-кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар) пенсия билгеләү буенча вакытыннан алда эшләү өчен документлар тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә. Әлеге категория гражданнарга 30 июньгә кадәр барлык документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләүче пенсионерлар - хезмәт урыны буенча кадрлар бүлегенә, эшләмәүче пенсионерлар алдан язылу буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә ала (белешмә телефоннары 30-42-42, 074 яки 8-960-08-30-74 номерына «МАКЕТ» сүзе белән sms-хәбәр җибәрергә).

Шәһәр халкына пенсия хокуклары барлыкка килгән датага кирәкле барлык документларның да булуын һәм аларның барлык таләпләргә дә туры килергә тиешлеге турында искәртәләр.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 11:47