Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Сугышчы-интернационалистлар стеласы янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган тантаналы төстә чәчәкләр салу булды. Тантаналы чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов ачты: "Бүген без ул сугыш солдатларына, ахырга кадәр үз антларына тугры калган барлык кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Әйе, бу безнең тарихтагы кадерле дата түгел, әмма без һәрвакыт хәрби һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәгән егетләрне хәтердә тотачакбыз һәм хөрмәт белән искә алачакбыз". Барлык катнашучыларны шәһәр Ветераннар советы рәисе, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, отставкадагы полковник Рәфыйк Имайкин, «Татпроф» компаниясенең административ директоры, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Василий Соколов һәм сугышчы-интернационалистларның Аналар советы рәисе Валентина Курочкина сәламләделәр. Чара барышында «Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел» юбилей медальләре һәм Татарстан Республикасы Координация Советыннан өч әти-әнигә һәм Әфганстан Республикасында һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Контртеррористик операция башлануның 25 еллыгы истәлегенә Төньяк Кавказда һәлак булган сугышчыларның 14 әти-әнисенә һәм толына Татарстан Республикасы Координация советының Рәхмәт хатларын  тапшырдылар.

Чара ахырында Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Сугышчы-интернационалистлар стеласына чәчәкләр салдылар. Тантанада катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылды, анда барлык теләүчеләр дә «солдат боткасы»н авыз итә алдылар.

Чараны Комсомол районы хакимияте оештырды.

Чәршәмбе, 15 май 2019, 17:21