Агымдагы елның 1 маеннан федераль бюджеттан кайбер социаль түләүләр "Мир" карталарына күчәчәк. Бу хакта бүген РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге 9 нчы дәүләт учреждениесе филиалы директоры Ленар Шакиров хәбәр итте. Яңалык вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу, бала тугач күчә торган акчаларга, 1,5 яшькә кадәр бала карау пособиеләренә кагыла.
"Иминләштерелгән зат "Мир" картасына ия булса, 1 майдан федераль бюджетның барлык акчалары мәҗбүри рәвештә шунда күчереләчәк. Гражданин агымдагы елның 1 маена кадәр башка түләү системалары буенча алган пособиеләр һәм түләүләр аларны элеккеге карталарга, аның гамәлдә булу срогы чыкканчы, алуны дәвам итәчәк. Әлеге карталарга күчүнең ахыргы срогы - 2020 елның 1 июле", - дип аңлатты Ленар Шакиров.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 май 2019, 13:48




