Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел чаллылыларга хезмәткә яраксызлык битләренең 60 проценты электрон формада бирелгән. Агымдагы елның дүрт аенда автокалада яшәүчеләр 41 мең электрон хезмәткә яраксызлык битен рәсмиләштергән, дип сөйләде РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге 9 нчы дәүләт учреждениесе филиалы директоры Ленар Шакиров: «Чаллылылар бу яңалыкны кабул итте. Алар моның уңайлы һәм тиз булуын аңладылар. Бу – эш бирүче, социаль иминият фондлары һәм медицина оешмалары өчен үтәкүренмәле система. Эш бирүче эшченең кайсы оешмадан хезмәткә яраксызлык турында документ алуын, аның кайчан эшкә чыгачагын күреп, белеп торачак. Ачыклык, мобильлек үз эшен башкарды. Быел әлеге документның 60%ы электрон рәвештә, калган 40%ы кәгазь рәвешендә бирелә».

Спикер билгеләп үткәнчә, хезмәткә яраксызлык кәгазьләренең күбесе дәүләт учреждениеләренә туры килә. Шул ук вакытта шәхси клиника өчен бу процедура отышлы түгел. Электрон документны рәсмиләштерү өчен һәр табибка электрон квалификацияле имза сатып алу кирәк, бу үзенә күрә аерым чыгымнар сорый. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткә яраксызлык битен электрон формада бирү 2018 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелә башлады. Узган ел барлыгы 52 мең чаллылыга шундый төр электрон документ бирелгән.

Пәнҗешәмбе, 16 май 2019, 10:34