Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җомга, 17 май көнне, чаллылылар «Музейлар төне» акциясенә кушылачак. Тарихи-туган якны өйрәнү музее шул уңайдан зур программа әзерләде. Биредә чаралар 17:00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк: «Бу көнне без «КАМАЗ»автомобильләре макетларының яңа уникаль күргәзмәсен ачабыз. Бу - безнең шәһәрдәшебезнең шәхси коллекциясе. Әлеге коллекция 30 елдан артык тупланган. 120 ләп КАМАЗ тәкъдим ителгән, алар барысы да төрледән-төрле һәм бер-берсен кабатламый. Алар арасында беренче КАМАЗ кебек уникаль экспонатлар бар. Эксклюзив та булачак – тамашачылар 50 ел тулу уңаеннан юбилей КАМАЗын күрәчәкләр», - дип сөйләде журналистларга музей директоры Румил Кәрамиев.

Музей саклау фонды ишекләрен елга бер көн генә ача. 50 меңнән артык экспонатны күрергә теләүчеләргә бер сәгать вакыт бирелә.

Быел беренче тапкыр «КАМАЗ» залында «Арт грамоталылык» мәктәбе һәм «Метро» мәдәни-белем бирү платформасы «Яр Чаллы. Шәһәрне тоемлап бел» проектын тәкъдим итә. Тактиль күргәзмә турында Италиядән Чаллыга күчеп килгән куратор Полина Кожина сөйләде.

"Кайчагында чаллылылар үз шәһәрләреннән ояла торгандыр дип уйлыйм. Алар матурлык һәм мәдәни бөтенлек юк диләр,  ә миңа бөтенләй алай тоелмый. Яр Чаллы минемчә, бик зур потенциалы булган шәһәр булып калачак, анда бик күп кызыклы нәрсәләр эшләргә мөмкин. Белемем буенча мин социаль архитектор, теория һәм архитектура тәнкыйте белән шөгыльләнүче, шуңа күрә миңа бу тема бик кызыклы”, - дип сөйләде Полина Кожина.

Автокалага Мәскәүдән күчеп килгән хезмәттәше белән бергә алар проект-тикшеренү уйлап тапкан. Чаллылыларга берни күренми торган кара төстәге 11 тартма тәкъдим ителәчәк, анда кулны тыгып, эчендә ни барлыгын тоемлап белергә мөмкин. Һәр тартманың эчендә Чаллының иң яхшы урыннары тәкъдим ителгән.

“Без моны фокус-төркем белән эшләдек, алар безгә шәһәрдәге иң әһәмиятле, истәлекле урыннар турында сөйләделәр”, – дип аңлатты ул. 

Барлык алынган мәгълүматлар соңрак тәкъдим ителәчәк тикшеренү өчен нигез булачак: «Мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең килүен һәм тикшеренүдә катнашуын теләр идек. Без Чаллыны шәһәрдәшләр өчен кызыклы һәм үтемле итәргә, шәһәрне бөтенләй башка дәрәҗәдә ясарга телибез. Чөнки мин, архитектор буларак, шәһәрнең потенциалы зур дип саныйм, чаллылыларның гына моңа ышанмавы борчый», – дип өстәде Полина Кожина.

Картиналар галереясы бу көнне 14:00тән 22:00 сәгатьтә эшләячәк. Шул ук вакытта 18:00гә кадәр мастер-класслар, осталар ярминкәсе һәм лекцияләр узачак: «Быел без шәһәр үзәк китапханәсе белән хезмәттәшлек итәбез, ул Эрмитаж буенча лекция бирәчәк. "Музейларга нигә барырга?” темасына кагылачак. Бу хакта "Яр Чаллы картиналар галереясы" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Илсөя Заһидуллина сөйләде.

Чаллылылар өчен элекке уенчыклар ясау, басма графика буенча мастер-класслар уздырачаклар, ә татар драма театры театр битлеге ясарга өйрәтәчәк. Барлык эшләнмәләрне дә үзең белән алып китәргә мөмкин булачак.

18:00 сәгатьтә концерт программасы һәм театральләштерелгән тамаша башланачак: «Ул һәрвакыт популяр, чөнки бу спектакль генә түгел, ә тамашачылар үзләре спектакльдә катнаша торган интерактив спектакль», – дип сөйләде Илсөя Заһидуллина.

18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Картиналар галереясы 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 15:00 сәгатьтә «Марка» күргәзмәсен ачу планлаштырылган. «Бу - рәсем һәм графика. 70кә якын эш тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә бик кызыклы. Анда Татарстан Республикасы, Марий-Эл, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, шулай ук Мисыр, Финляндия катнаша», – дип сөйләде спикер күргәзмә турында.

Ике көндә дә күргәзмә бушлай эшләячәк. Гадәттәгечә, Картиналар галереясына керү алдыннан декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Җомга, 17 май 2019, 13:00