Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автокала мәктәбе укучылары "Россия сулары" бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Алар көче  белән Кама, Чаллы, Шилнә, Мәләкәс елгалары яр зоналары, Боровецкий чишмәләре, шулай ук шәһәр пляжы, ГЭС, Сидоровка бистәләре чүп-чардан чистартылды. Акциядә 1,6,9,13, 37,45,57,68, 44, 60, 49, 67, 53, 35, 21, 43, 22 нче мәктәпләр һәм 54, 76, 57,61,78, 84,29 нчы гимназия укучылары катнашты.

Боровецк урманы чүп-чардан чистарту буенча экологик акцияне "Боровецкое" территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 68нче микрорайонында яшәүчеләр оештырдылар. Табигать зонасы территориясеннән 8 куб метр чүп-чар җыелды һәм чыгарылды. Йорт яны территорияләрен чистарту, агачлар һәм куакларны санитар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару буенча бу атнада шәһәрнең 116 оешмасыннан меңнән артык кеше катнашты. Болар - «Үзәк 16» ТИҮ, «11 комплекс» ТИҮ, Пушкин исемендәге 78 нче пролицей, идарәче компанияләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары. Шәһәр территориясендә барлыгы 140,6 га чистартылган, 1001куб метр чүп-чар чыгарылган,15 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Чәршәмбе, 15 май 2019, 13:25