Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 майда «КАМАЗ» мәдәният сараеның «Тере традиция» декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәгендә «Музейлар төне» акциясе узачак. Чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен үзәкнең күргәзмә залы буйлап экскурсия оештырылачак, анда кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш һәр теләгән кеше авторлык курчаклары, тәм-томнар әзерләү буенча мастер-классларда катнаша алачак. Шулай ук «Музейда төн» бөтенроссия акциясе кысаларында Картиналар галереясендә, Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда да чаралар планлаштырылган.

Ел саен уздырыла торган «Музейда төн» мәдәни чарасы Россиядә унөченче тапкыр узачак. Аның төп максаты - киң аудиторияне, бигрәк тә яшьләрне, илебез һәм дөнья мәдәнияте тарихына җәлеп итү. Шул максаттан күпчелек музей һәм галерея экспозицияләре музей төненә килүчеләр өчен бушлай күрсәтелә.

Пәнҗешәмбе, 16 май 2019, 14:39