Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Алексеевич Сорокинга 100 яшь тулды. Бүген юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.

Федор Алексеевич Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1941 елда аны Совет Армиясе сафларына, СССР НКВДның IV (партизан) идарәсе составына кергән аерым билгеләнештәге гаскәрләрнең мотоукчы бригадасына чакыралар. Федор Алексеевич разведка-диверсия операцияләрендә катнашкан. 1946 елда демобилизацияләнә һәм туган  шәһәренә әйләнеп кайта, анда пенсиягә чыкканчы Серго исемендәге заводта электрик булып эшли. Хәзерге вакытта ул, сәламәтлек торышы сәбәпле, Яр Чаллыдагы кызында  яши. Федор Алексеевич гаиләсе ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Ветеран «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Германияне җиңгән өчен», «Мәскәү оборонасы өчен», «Кавказ оборонасы өчен» медальләре, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.  

Пәнҗешәмбе, 16 май 2019, 16:17