Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

17 май көнне 14:00 сәгатьтә 23нче мәктәпнең актлар залында шәһәр хәрби-тарихи уенының финалы узачак. Интеллектуаль-танып белү уены Яр Чаллының «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәте бүлекчәсе һәм «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы "Йолдыз" шәһәр хәрби-патриотик программасы планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Уенда шәһәрнең гомуми белем бирү, кадет мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр, яшүсмерләр клубларының апрель аенда Юнармия хәрәкәте штабында тест рәвешендә узган тугыз яшь армиячеләр отряды катнаша. Сигез катнашучы составында команда хәрби разведка бүлекчәсе булып тора, анда командир, шәфкать туташы, элемтәче, дүрт сугышчы, отряд җитәкчесе бар. Катнашучыларның яше – 12-16 яшь. Уен барышында һәр катнашучы баллар ала торган биремне үти.

Пәнҗешәмбе, 16 май 2019, 16:46