Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" мәдәният сараенда "Студентлар миссы һәм мистеры – 2019" матурлык һәм талант шәһәр студентлар конкурсының финалы узды. Анда 13 кеше катнашты: 11 кыз һәм ике егет. Ике ай дәвамында катнашучылар конкурс сынаулары узды: тренингларда һәм мастер-классларда катнаштылар, үз чараларын тормышка ашырдылар, шулай ук оештыручылар сыйфатында шәһәр проектлары һәм чараларында үзләрен күрсәттеләр. Финалда студентлар жюри әгъзаларына бию сәләтләрен, конкурсантның актив студентлар тормышын чагылдырган видео-визитка, интеллектуаль конкурс, кичке күлмәкләрдә һәм костюмнарда иҗади номер һәм дефиле тәкъдим иттеләр. 

Номинацияләр түбәндәгечә бүленде: "Элегантлык миссы" – Лиана Закирова ("ТИСБИ" Идарә университетының Яр Чаллы филиалы), "Гүзәллек миссы" – Наталья Шмалей (Яр Чаллы педагогия көллияте), "Назлылык миссы" – Алия Мәхмүтова (Яр Чаллы педагогия университеты), "Илһам миссы" – Лилия Зарипова (Чаллы сәнгать көллияте), "Сөйкемлелек миссы" – Алия Әхмәдиева (Яр Чаллы политехника көллияте), "Спорт миссы" – Анжелика Касакина (В. Г. Тимирясов исемендәге  КИУның Яр Чаллы филиалы), "Нәзәкатьлелек миссы", "Тамашачы мәхәббәте призы " – Лилиана Сәрварова (КФУның Чаллы институты), «КАМАЗ» ФК миссы», «Интернет-танылу» – Юлия Рукавишникова (В. Д. Поташов исемендәге техник көллият), «КАМАЗ» ФК мистеры» – Павел Манихин ( В. Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы). Павел Манихин "Студентлар мистеры-2019" исеменә дә лаек булды. "Студентларның I вице-мистеры 2019" – Рифкать Муллагалиев ("ТИСБИ" Идарә университетының Яр Чаллы филиалы).

«Студентлар миссы-2019» титулына Мәдинә Йосыпова (КФУ Чаллы институты) лаек булды, "Студентларның I Вице-Миссы-2019" исеменә Дарья Куликова (" А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты" Яр Чаллы филиалы) лаек булды."Студентлар икенче Вице-миссы 2019" титулын Яр Чаллы педагогия көллияте студенткасы Рушания Закирҗанова яулады (Яр Чаллы педагогика көллияте).

Пәнҗешәмбе, 16 май 2019, 17:06