Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең "Мин ФГОСны гамәлгә ашырам" дип аталган VIII форумы ачылды. Бу-республика педагогик җәмәгатьчелеге тормышында иң зур вакыйгаларның берсе. 

Традицион рәвештә форум эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф идарәләре вәкилләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең педагогик хезмәткәрләре, югары мәктәпнең фәнни-педагогик хезмәткәрләре катнаша.

Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең VIII форумын ачып Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова чараның актуальлеген билгеләп үтте, ул белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүгә бәйле рәвештә мәгарифнең эчтәлеге һәм сыйфатына карата таләпләрнең үзгәрүенә бәйле.

"Булачак педагогларны сыйфатлы әзерләү - бу безнең уртак бурыч. Хәзерге вакытта безгә балалар бакчасы, мәктәп һәм югары уку йортларының булачак педагогларын, үзләренең мәгариф эшчәнлегендә инновацион әзерләү потенциалыннан мөмкин кадәр күбрәк файдалана алсын өчен хезмәттәшлек рәвешләрен һәм эчтәлеген шулай төзергә кирәк", - дип ассызыклады Әлфинур Галиәкбәрова.

Пленар утырыш кысаларында АКШ профессоры, Россиядәге халыкара үзәкләр челтәре директоры Роберт Дженски, фәлсәфи фәннәр докторы, Азәрбәйҗан техник университеты укытучысы Керимов Айюб Севдим оглы, филология фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү дәүләт лингвистика университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мария Томская, педагогия фәннәре доценты, Яр  Чаллы дәүләт педагогия университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Анатолий Миронов, Новосибирск дәүләт педагогика университетының Стратегик үсеш буенча проректоры Наталья Алтыникова чыгыш ясады.

Пленар утырыш ахырында «Мин ФГОСны гамәлгә ашырам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җомга, 17 май 2019, 15:08