Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала мэриясендә халык дружиналарының шәһәр штабы утырышы узды. Доклад белән Башкарма комитетның Халык иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев чыгыш ясады.

Ул 1 һәм 9 Май бәйрәмнәренә багышланган чаралар вакытында халык дружинникларының дежур торуы нәтиҗәләрен җиткерде. Мәсәлән, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә 43 дружинник җәлеп ителгән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадта 74 халык дружиннигы катнашкан. Алар-«Татэнерго» филиалы, Чаллы ТЭЦ, Яр Чаллы җылылык челтәрләре, Түбән Кама ГЭСы, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы, Чаллы электр челтәрләре, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Горкоммунхоз», «Автомобиль юллары предприятиеләре», «ТАТПРОФ», «Болгарпиво», «Мәхәллә» ИК, «Ремжилстрой» ИК, «Жилкомсервис» ПКФ, «Паритет» ИК, «Электротехников» ИК, «Челныстройремонт» ИК ,«Челныводоканал» «КАМАЗ-Энерго», «КАМАЗэнергоремонт».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта шәһәрдә 143 халык дружинасы булдырылган һәм эшли, ул 1953 кешене тәшкил итә.

Җомга, 17 май 2019, 16:14