Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

53, 54 комплексның торак йортларында  һәм 30 комплексның торак йортлар өлешендә торбаларны опрессовкалаудан соң кайнар су бирелә башлады. Яр Чаллы җылылык челтәре белгечләренең тизләтелгән темпта эш алып барулары нәтиҗәсендә опрессовкалау вакытын киметүгә ирешкәннәр. Шулай итеп, билгеләнгән вакыттан алда 53 һәм 54 комплексларда һәм 53/26, 53/27, 53/28, 53/30, 53/42, 53/44, 54/14, 54/24а, 54/24а, 54/26а, 54/26, 54/30 торак йортларда кайнар су барлыкка килде. Биредә кайнар су дүрт көн генә булмады. Шулай ук кайнар су 30/11, 30/09(2) һәм 30/04(2) торак йортлардан кала, 30 нчы комплексның барлык объектларда да барлыкка килде.

14 майда шәһәрдә төньяк-көнчыгыш районы җылылык челтәрләрен опрессовкалауның I этабы башланды.

Җомга, 17 май 2019, 16:41