Мы в социальных сетях

Велосипедларда сәяхәт кылдылар һәм шәһәр тарихы белән таныштылар. Яр Чаллыда тарихи велоквест оештырдылар. Чара "Прошагай город" моношәһәрләр Фондының федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Велоэкскурсия Габдулла Тукай исемендәге яр буенда башланды. Аннары ул махсус маршрут буенча дәвам итте һәм Кәрим Тинчурин бульвары, Тәүбә мәчете, Үзәк урамы, Муса Җәлил скверы, "Җиңүнең 50 еллыгына 50 чыршы " Хәтер аллеясы, «Ватан-ана» монументаль комплексы кебек истәлекле урыннарны колачлады. Катнашучылар истәлекле урыннар турында кызыклы фактлар белделәр.

Чаллылыларга Тәүбә мәчетенең СССР таркалганнан соң автокалада төзелгән беренче гыйбадәт бинасы булуы турында сөйләделәр, ә Муса Җәлил исемендәге сквер 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгына ачылды. "Җиңүнең 50 еллыгына 50 чыршы" Хәтер аллеясына 1995 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына ветераннар Советы инициативасы белән нигез салынды.

Веломаршрутның иң актив катнашучылары акция партнерлары - мәдәният һәм ял паркы, шулай ук Додо пиццадан бүләкләр алдылар.

Шимбә, 18 май 2019, 15:51