Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шишкинский бульварында Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә зонасы" концерт-күңел ачу программасы узды. Барлык катнашучыларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова сәламләде.

Гаилә бәйрәмендә балалар да, өлкәннәр дә сынатмады. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен "Эврика" шәһәр мәдәни үзәге  җырчылары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Бульварда декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе, тематик мастер-класслар оештырылды, шулай ук әлеге районның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында «Иң матур зонт» рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Чара ахырында барлык теләүчеләр дә «Иң матур зонт» флэшмобында катнаша алдылар.

Шимбә, 18 май 2019, 14:08