Комсомол районында территорияне төзекләндерү буенча чаралар дәвам итә. Бүген 985 кеше катнашкан өмә булды, 19 берәмлек техника җәлеп ителде. Көн дәвамында 15 гектар территория чистартылды, 152 куб. м чүп чыгарылды. Идарәче компанияләр, предприятиеләр һәм оешмалар, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һәм тирә-юнь территорияләрен чистарттылар. Әйтик, Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студентлары 3 нче «Винни Пух» балалар бакчасы янындагы участокны тәртипкә китерделәр һәм чүп-чардан чистарттылар. Шулай ук эскәмияләрне, урналарны һәм балалар мәйданчыкларын буяу, чәчәк түтәлләрен рәткә китерү, үлән чабу кебек эшләр алып барыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 май 2019, 14:27