Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Метеорологлар хәбәр иткәнчә, 19 һәм 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә төнге сәгатьләрдә урыны белән туфракта 2 градуска кадәр кыраулар көтелә. 

Киләсе тәүлектә чаллылыларны аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә һәм көндез урыны белән яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә юеш кар фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы 0..+5 градус, туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау булачак. Көндез максималь һава температурасы  +7..+12 градус.

Шимбә, 18 май 2019, 14:38