Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "эшлекле дүшәмбе" вакытында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесенең яңа урынбасары белән таныштырды. Шуны да искәртик: әлеге вазыйфаны биләүгә үткәрелгән конкурста Илмир Исхаков җиңде. Ул төзелеш, архитектура, җирдән файдалану мәсьәләләре белән кураторлык итәчәк. 

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, төзелеш тармагы шәһәрдә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора: «Ел саен бер мәктәп төзү бәясе бер миллиард сумнан артып киткән, юл эшләре – ике миллиард сумнан артык. Быел без 1,5 мең урынга исәпләнгән алты яңа балалар бакчасы төзибез. Тугыз балалар бакчасы ремонтлана. 310 мең квадрат метр торак әзерләнә. Шуңа күрә программа шактый киеренке, әмма башкарып чыгарбыз. Бүгенге көндә без 80 мең квадрат метр торак керттек – бу узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк. Кыскасы, бездә объектлар күп, җитди шөгыльләнерлек нәрсәләр бар. Без сезгә уңышлар телибез. Бу бик мөһим юнәлеш, сез идарә башлыгы буларак эшне шактый уңышлы алып бардыгыз», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.


Дүшәмбе, 20 май 2019, 08:36