Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21еннән 27 майга кадәр пляжларга коену сезонына әзерлек буенча техник тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә «ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге» федераль казна учреждениесенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов хәбәр итте.

"Шәһәр хакимияте җитәкчелеге ярдәме белән, кыска гына вакыт эчендә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда халык һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы ял итү урыны җиһазландырылды. Анда коткару посты урнаштырылган, су төбенә чистартылды һәм тикшерелде, йөзү зонасы буйлап киртәләр билгеләнде. Шулай да бу урында су коенырга ярамый", – диде ул.

Шулай ук Әбүзәр Ногманов автокала территориясендә законсыз рәвештә ял итү һәм коену урыннары барлыгын билгеләп үтте. Әйтик, узган ел Чаллыда сигез кеше батып үлгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 12,5%ка күбрәк. Гомумән алганда, 2018 елда ТР су объектларында, узган ел белән чагыштырганда, һәлак булучыларның артуы күзәтелә. Узган җәй эчендә республикада 96 кеше батып үлгән, шуларның алтысы балалар. 77 кеше коткарып калынган, шуларның тугызы-балалар.

Моннан тыш, су объектларында кешеләрнең иминлеген һәм тормышын саклау максатларында коткаручылар тарафыннан актив профилактик эш алып барыла. Кече судно белән идарә итү хокукына 65 кеше аттестацияләнгән.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 09:11