Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Эльвира Мифтахова чыгыш ясады.

"Әлеге чыгышның максаты-шәһәр җитәкчеләрен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең "2018 елда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында" еллык доклады һәм Чаллы шәһәрендә җәмәгать ярдәмчесе эше белән тезис таныштыру", – диде ул. 

Эльвира Мифтахова хәбәр иткәнчә, 2018 елда вәкилгә 3 721 мөрәҗәгать кергән, бу узган елдан 264 мөрәҗәгатькә кимрәк. 2018 елда Яр Чаллы буенча җәмәгать ярдәмчесе адресына 29 мөрәҗәгать кергән, 2017 елда алар 52 иде. "Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре буенча гамәлдәге законнар нигезендә ярдәм күрсәтелде", - дип билгеләп үтте вәкаләтле вәкил ярдәмчесе.

Ул ассызыклап үткәнчә, иң зур чагыштырма күләм элеккечә социаль тәэминат, мәгариф, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен тәшкил итә. Россия Федерациясе гражданлыгын кабул итү буенча да, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылуга кагылышлы да сораулар булды. 

2018 елда республикада хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә мөрәҗәгатьләр саны артты. Докладчы сүзләренә караганда, эшләүче гражданнарга хезмәт хакы түләү белән бәйле хокук бозулар аеруча киң таралган. Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт мөнәсәбәтләрен туктатканда тулы булмаган хезмәт хакын түләү,өстәмә эшләүне түләү кебек закон бозулар ачыклана.

Тулаем республика буенча, статистик мәгълүматлардан чыгып, хезмәт хакы буенча бурычлар белән бәйле хәл шактый начарланды (10 тапкыр диярлек). 2019 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы буенча бурычлар 100 млн сум тәшкил иткән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, үз чиратында, гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары игътибарсыз калырга тиеш түгел, дип ассызыклады. "Граждан һәм хакимиятләрнең: федераль, республика һәм муниципаль үзара мөнәсәбәтләрендә ваклыклар булмый. Безнең республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов әйткәнчә, һәр мөрәҗәгать, һәр шикаятьне сигнал буларак кабул итәргә кирәк. Без кайдадыр эшләп бетермибез дигән сигнал кебек. Хаталарны танырга һәм аларны төзәтергә кирәк. Бу эштә хакимиятнең барлык органнары, беренче чиратта, безнең шәһәр халкына иң якын муниципаль берәмлекләр эш алып барырга тиеш", - дип үз фикерен белдерде шәһәр башлыгы.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең "2018 елда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын, ирекләрен саклау турында" еллык докладының тулы тексты МОНДА.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 09:27