Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 нче олимпия резервы спорт мәктәбендә студентлар волейбол лигасы кысаларында волейбол ярышларының финал уеннары узды. Кырга һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чыкты. Ярышларның финал өлешен Шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян ачты. Ул 2018 елда студентлар Спартакиадасыннан тыш, студентлар волейбол лигасын ачу идеясе тууын билгеләп үтте. Сезон эчендә барлыгы 160 студент катнашында 40лап уен уйналды, 17 студент егет һәм кыз командасы игълан ителде.

Урта махсус уку йортлары яшүсмерләре арасында өченче урынны КФУның Яр Чаллы инженер-икътисад көллияте командасы алды, ул финалда педагогика көллияте командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Икенче урынны В. Д. Поташов исемендәге техник көллият командасы яулады.  Алар Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумына 0:2 исәбе белән оттырды. Кызлар арасында өченче урынны  2:0 исәбе белән Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы командасын җигән медицина көллияте командасы алды. Икенче урынны, Идел буе спорт һәм туризм академиясе көллиятенә 0:2 исәбе белән оттырып, педагогия көллияте командасы алды.

Югары уку йортлары студентлары егетләре арасында өченче урынны КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы командасы алды, икенче урында Чаллы дәүләт педагогия университеты командасы. Шулай ук КФУның Яр Чаллы институты командасы да җиңүче булды. Кызлар арасында Казан федераль университетының Яр Чаллы институты командасы җиңү яулады, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты командасы икенче булды.

Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы командалары сезон нәтиҗәләре буенча абсолют чемпион булдылар. Алар Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендәге волейбол федерациясеннән күчмә кубоклар алдылар. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге кубоклар, бүләк сертификатлар тапшырылды.

Ярышлар шәһәр студентлар советы тарафыннан, шәһәрнең Волейбол федерациясе, «Нур» яшьләр үзәге, Яр Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр эшләре, Физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән оештырылды. Судьялар корпусы 11нче олимпия резервы спорт мәктәбе укытучыларыннан гыйбарәт иде. Ярышлар нәтиҗәләре X студентлар Спартакиадасы исәбенә кертелә.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 09:35