Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 1 апрелендәге 49- Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә карап билгеләнәчәк дигән сүз.

Элегрәк түләү индексациясе пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча башкарылган, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырган һәм яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә күләмен пропорциональ рәвештә киметкән. 

Хәзер закон башта пенсионерның кеременең гомуми күләмен яшәү минимумына кадәр җиткерергә, аннары пенсия индексациясен үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, индексация нәтиҗәсендә өстәмә акча Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнәчәк, ә пенсионерга түләүләрнең гомуми күләме ел саен пенсияне индексацияләү һәм агымдагы елда бердәм акчалата түләүләр нәтиҗәләре буенча өстәмә түләү суммасыннан югарырак булачак.

Пенсия суммасы һәм бердәм акчалата түләүләр пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләгәндә пенсионерны матди тәэмин итүнең гомуми суммасын санау һәм аларның күләмен индексацияләү пенсиягә социаль өстәмә күләмен киметергә тиеш түгел.

Законның яңа нигезләмәләре үз көчен 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап гамәлгә ашырыла шулай итеп, элек үткәрелгән түләүләрне индексацияләүне колачлый. Гыйнвар аенда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка индексацияләнде, февраль аенда 4,3% ка ай саен акчалата түләүләр индексацияләнде, апрельдә Дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 2%ка артты.

Пенсияләрне арттыру һәм узган индексацияләр нәтиҗәсендә айлык акчалата түләүләрне яңадан карап чыгачаклар һәм майдан башлап яңа күләмнәрдә билгеләнәчәк.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 10:25