Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада калдыкларны аерым җыю буенча  «Чиста уеннар» команда ярышлары узды. Салкын һава торышына карамастан, Фикрәт Табеев исемендәге яр буена экологик квестта катнашырга йөзгә якын якын кеше килгән. Уеннар нәтиҗәсендә территориядә 3 тоннадан артык чүп-чар җыелды. Калдыкларның һәр төре төрле баллар белән бәяләнде. Пыяла - сигез очко, металл һәм катнаш (эшкәртелми торган) чүп-чар - җиде һәм биш балл. Эре габарит предметлары һәм артефактлар аерым бәяләнде. Биредә ярышучылар гадәти булмаган табылдыкларга карата катнашучылар үзләренең фантазиясен күрсәтергә һәм әйберләрнең гадәти булмаган булуын расларга тиеш иделәр.

Ярышлардан һәм конкурс биремнәреннән соң барлык катнашучыларны пирог һәм кайнар чәй белән сыйладылар, ә соңыннан җиңүчеләргә иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Чаллыда өченче «Чиста уеннар» җиңүчеләре: 1 урында - "Минем яраткан командам". Бу команда,җыелган пыяла буенча рекорд куйды - 39 капчык. 2 урында – "Автозавод " җыелма командасы, 3 урынга "Солнечный" җыелма командасы лаек булды.

Барлыгы «Чиста уеннар» да катнашучылар 349 капчык төрле чүп-чар җыйды: 121- капчык пластик, 20 капчык металл, 167 капчык пыяла җыеп, 68 төрле диаметрлы покрышкалар таптылар. Нәтиҗәдә җыелган 3 тонна калдыкның күп өлеше икенче тормыш алу өчен эшкәртүгә озатылды.

Чараны Яр Чаллыда оештыручылар: «Чиста бит» экологик хәрәкәте,"КАМАЗ" ААҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы-Чаллы җылылык челтәрләре яшьләр оешмасы ярдәмендә "КАМАЗ" ААҖ яшьләр советы. Чараның иганәчеләре һәм партнерлары: «Лента» гипермаркеты, АКВАФОР компаниясе, «АРМСТРОНГ Алабуга» предприятиесе, «ПромИндустрия» компаниясе, «ДОДО пицца» компаниясе, «Orange Фитнес» фитнес-үзәгеннән ТЕХНОСТУДИО, ESC квест-бүлмәсе, шулай ук «СТВ-МЕДИА» холдингы.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 12:04