Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Харис кызы Кәрамова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Зәкия Харис кызы Кәрамова Тукай районы Калмия авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Сигез сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында басуда чәчүдә йөри. Аннан соң Казан дары заводында эшли. 1945 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Пенсиягә туган авылы колхозыннан чыга. Хәзерге вакытта ветеранның сигез оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Зәкия Харис кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" юбилей датасы медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 11:47