Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Халыкара гаилә көне һәм «Икеләтә бәхет» Бөтенроссия акциясе кысаларында Игезәкләр өчен парад узды. "Җиңү" мәдәният һәм ял паркының зур сәхнәсендә төрле яшьтәге игезәк балалар җыелды. Һәр пар парадта катнашучы сертификаты һәм бәйрәм эмблемасы төшерелгән флаглар алды.

Чарада ЗАГС хезмәткәрләре оештырган исем кушу тантанасы булды, анда дүрт пар игезәкләр үзләренең беренче документларын һәм иганәчеләрдән бүләкләр алды. Күңелле аниматорлар, аквагрим һәм уен мәйданчыклары нәниләрне һәм өлкән кунакларны сөендерде. Чарада 200дән артык кеше катнашты.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 14:07