Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың барлык районнарында да балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында күңел ачу чаралары оештырылачак. 2 июнь көнне 8:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр бәйрәм программасы "Җиңү" мәдәният һәм ял паркында, Боровецкий бульварында, шулай ук Орган залы каршындагы мәйданда үткәреләчәк. Чарада сигез меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Җиңү паркында "Заман" яшьләр үзәге 2500 кешегә исәпләнгән бәйрәм үткәрәчәк. Боровецкий бульварында бәйрәм программасы 1500 катнашучыны колачлаячак. "Нур "яшьләр үзәгенең Орган залы каршындагы территориядә бәйрәм оештыра, анда 4000 өлкән һәм кечкенә чаллылылар җәлеп ителәчәк.

Сишәмбе, 14 май 2019, 14:31