КФУның Яр Чаллы институты студентлары Россия яшьләр берлегенең Татарстан Республикасы делегациясе составында узган XXVII Бөтенроссия «Россия Студентлар язы» фестивалендә катнашты.
Музыкаль юнәлештә Республика исеменнән Айрат Хисмәтов чыгыш ясады. Affection автор җыры өчен хөкемдарлар аңа 1 урын бирде.
«Журналистика» юнәлешендә Булат Вәлиев һәм Елизавета Евдокимова үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең гомуми зачет нәтиҗәләре буенча иң иҗади регион дип Татарстан Республикасы танылды һәм фестивальнең гран-приен алды.