Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 меңнән артык катнашучы, 20 меңнән артык зур чара, 15 Гран-при һәм дистәләгән лауреат дипломы, тугыз уртак концерт-фестивальнең гомуми нәтиҗәсе әнә шундый. Смотр яшь башкаручыларына башкаланың иң яхшы академик концерт заллары – Мәскәү дәүләт консерваториясе, Мәскәү Халыкара музыка Йорты, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе, шулай ук уникаль музей һәм архитектура комплекслары һәм башкалар үз ишекләрен ачты.

Фестивальдә 12 илдән: Австрия, Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Италия, Канада, Кытай, Латвия, Молдова, Сербия, Швейцария һәм Көньяк Корея коллективлары катнашты. Алар фестиваль программаларына милли гореф-гадәтләрнең ачык төсмерен алып килделәр, Мәскәү һәм Россия укучыларын үзләренең илләрендәге халык җырлары, гореф-гадәтләре һәм музыкаль казанышлары белән таныштырдылар. Россия төбәкләре Архангельск, Белгород, Иркутск, Калуга, Ленинград, Ростов, Самара, Саратов, Свердловск, Тверь, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан, Калмыкия, Коми, Кырым, Саха, Татарстан, Удмуртия Республикалары, күп кенә эре шәһәрләр исеменнән тәкъдим ителде.

XVII фестивальнең конкурс смотрлары сигез номинация буенча узды. Номинацияләрдә катнашучыларны Россия һәм Европаның музыкаль башкару өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре кергән берничә махсус жюри бәяләде.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча "Детство" махсус хоры I дәрәҗә лауреат булды, ә "Бусинки" вокаль ансамбле Гран-прига лаек булды. Җитәкчесе Юлия Кукаркина "Педагогик осталык өчен" махсус диплом белән бүләкләнде. Концертмейстер Рина Гатиатуллина - "Иң яхшы концертмейстер"дипломына ия булды.

Сишәмбе, 21 май 2019, 10:54