Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре - 2019" шәһәр конкурсының финалы узды. Kama Rooms отелендә жюри хөкеменә үз бизнес-проектларын алдан сайлап алу этабын узган җиде чаллылы тәкъдим итте. Гадәттәгечә, Җиңү өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яңа эш башлаган һәм эшләп килүче эшмәкәрләр көрәште. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бизнес өлкәсендә үсәргә теләгән талантлы яшьләрне ачыклау конкурсы Чаллыда сигезенче ел рәттән уздырыла. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләде.

Беренче катнашучы – Айдар Хәйруллин жюрига Instagram челтәрендә алга таба мавыктыру тәҗрибәсен тәкъдим итте. Бәйрәмнәрне оештыру һәм кафе һәм квест-бүлмәсен ачуны күздә тоткан «Мәдәни диван» проекты белән Артур Московченко чыгыш ясады. Катнашучы сүзләренә караганда, бизнес-идеяне тормышка ашыру ике млн сум акча таләп итә.

Рузилә Морзабаева конкурста катнашучылар арасында бердәнбер гүзәл зат иде. Ул конкурста Балалар уен җиһазларын әзерләү һәм сату проектын яклады. Бизнес-лединың беренче заказлары да бар.

Даниил Балтачев «Автоградның яшь эшмәкәре» бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашмый инде. Яшь чаллылы бау парклары челтәре җитәкчесе һәм кыяга менүчеләр челтәрен гамәлгә куючы булып тора. Бу юлы ул норма системасы буенча белем бирү курсларын башлап җибәрергә планлаштыра.

Тагын бер спикер – Даян Зарипов жюри игътибарына янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге җайланмаларның автор эшләнешен һәм җитештерүен тәкъдим итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы ИТ-паркы резиденты булып тора.

Юрий Негорюев заманча кырлы һәм кулай бәяле футбол комплексы проектын тәкъдим итте.

Бәйгенең соңгы катнашучысы Дмитрий Кокшаров булды, ул мәгариф өлкәсендә бизнес ачу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яңа эш башлаган бизнесмен инглизчә сөйләшү мәктәбе җитәкчесе булып тора.

Катнашучыларга бүләкләр биш номинациядә биреләчәк: - "Автокаланың яшь эшмәкәре", "Уңышлы старт", "Инновацион бизнес", "Ел ачышы" һәм "Социаль эшмәкәрлек". Җиңүчеләрнең исемнәре 30 майда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак эшмәкәрләр съездында игълан ителәчәк.

Сишәмбе, 21 май 2019, 14:37