Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыга эш визиты белән Кытай Халык Республикасыннан рәсми делегация килде. Аны Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары регионнары губернаторлары, шулай ук чит ил эшләре министрлыгы һәм Кытай коммерция министрлыгы җитәкчеләре озата йөри. Делегация Татарстан Республикасына инвестицион климат белән танышу өчен килде.

"Бигеш" аэропортында кунакларны Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Рәсми делегация «КАМАЗ» ААҖ заводларында, шулай ук Haier компаниясенең суыткычлар җитештерү заводында булачак. Иртәгә эш Казанда дәвам итәчәк, анда КХР делегациясе республика президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Сишәмбе, 21 май 2019, 16:34