Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Брифинг Татарстан Республикасында 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе темасына багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге» ДБУ директоры Раил Моратшин һәм «Черноморец» республика үзәге» ДБУ директоры Евгений Ветров катнашты.

Журналистлар алдында чыгыш ясап, Дамир Фәттахов 218 меңнән артык бала һәм яшьләрнең җәйге кампания аша узачагын билгеләп үтте. Шуңа күрә педагогик хезмәткәрләрне әзерләүгә зур игътибар бирелә. Ел саен әйдаманнар мәктәбе үткәрелә. Ике меңгә якын кеше конкурс сайлап алуы, ә аннары уку уза.

Раил Моратшин лагерь сменаларының 7дән 24 көнгә кадәр булуын хәбәр итте. Туклану 5 тапкыр, тәүлек рационы 2550 ккалдан да ким булмаска тиеш. ТР бюджетыннан юллама 6,5 мең сумнан 16 мең сумга кадәр компенсацияләнә. Ял итү төренә һәм дәвамлылыгына карап, ата - аналар кертеме 1,8 мең сумнан 18 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел республика бюджетыннан җәйге сәламәтләндерү ялын оештыруга 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен шәхси сакчылык предприятиеләре эшенә 25 млн сумнан артык акча бүленгән. Коену оештырылган лагерьларда коткару хезмәте каралган.

Җәйге чорда балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча кызыксындырган сорауларга 8(843) 293-12-91 телефоны буенча кайнар линия белгечләре җавап бирәчәк.

Сишәмбе, 21 май 2019, 14:57